Сәяси икътисад һәм социаль капитал мәсьәләләре хакында Мәскәүдә 7-9 июньдә фикер алышачаклар

2018 елның 1 июне, җомга

Сәяси экономия, политология, икътисадый һәм институциональ үсеш өлкәсендә белем һәм тикшеренүләр нәтиҗәләре белән алмашу. Шул максаттан 7 июньнән алып 9 июньгә кадәр Мәскәүдә Халыкара институтларны өйрәнү һәм үсеш үзәгенең "Үсеш сәяси экономиясе: тарихи һәм хәзерге факторлар" 7 нче еллык конференциясе була.   Чара "Икътисад югары мәктәбе" Милли тикшеренү университетында узачак.

Россия һәм чит ил галимнәре конференция кысаларында икътисадый үсеш факторларын караячак, сәясәт белән икътисадның үзара элемтәсе, капитал һәм социаль сәясәт мәсьәләләре турында фикер алышачак.

Чараның тулы программасы белән сайтта танышырга мөмкин: https://iims.hse.ru/data/2018/05/30/1149319009/program_7th_ICSID_conference_2018_red.pdf

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International