Эшкуарларга ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсен Ленинград өлкәсеннән килгән белгечләр үзләренә өлге итеп алды. Әлеге өлкәдәге иң яхшы тәҗрибәләр һәм казанышлар сере белән республиканың Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Антон Дыганов уртаклашты. "Мондый эшкуарларга ярдәм итү максатыннан укыту, тәҗрибә уртаклашу һәм эшчәнлекне таныту өчен инновацияле мәйданнар булдырылды", - дип сөйләде Дыганов. Аның сүзләренә караганда, социаль эшкуарлыкны үстерү буенча нәтиҗәле эшләү Үзәккә Россиядә лидер булырга мөмкинлек бирде. Ленинград коллегалары Татарстан тәҗрибәсенең яңа проектларны гамәлгә ашырганда кулланылачагын белдерделәр.
ТР ИМ матбугат хезмәте