Cәнәгатьне кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен бүген Чаллыда стратегик сессия кысаларында карадылар

2018 елның 2 июне, шимбә

"Республиканың һәр кешесе Стратегия-2030 га үз инициативасын кертә ала". Бу сүзләр белән Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Чаллының нефть-газ химиясе һәм автомобиль төзелеше предприятиеләре хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте.  Ул быел 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә 3 ел булуын искә төшерде. Законда каралганча, өч елга бер тапкыр аңа төзәтмәләр кертү каралган. Стратегиягә яңа тәкъдимнәр кертү максатыннан http://i.tatarstan2030.ru/ сайты эшли башлады һәм «Татарстан-2030» мобиль кушымтасы эшләнде.

Әлеге чара кысаларында анда катнашучылар инициативалар кертү алымнары белән таныштылар һәм үз идеяләрен әйттеләр. Аерым алганда, сәнәгать компанияләре вәкилләре яңача якын килү, персоналны җәлеп итү һәм тотып тору юлларын тәкъдим иттеләр. Аларның сүзләренә караганда, кадрлар тәэминаты предприятиеләрне үстерүдә дә, тулаем республиканы үстерүдә дә мөһим роль уйный. Катнашучылар кайбер башка тәкъдимнәрен шулай ук бәйсез түбәндәге эшче төркемнәр эше вакытында да керттеләр: "Җәлеп итү", "Локальләштерү", "Фаразлау", "Программаларны синхронлаштыру", "Яшәү сыйфаты өчен инфраструктура".

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International