Блокчейн һәм криптовалюталар турында зур чара. Мәскәүдә "Цифр Икътисад Форумы" була

2018 елның 1 июне, җомга

Чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек урнаштыру, проектларны индустриаль күргәзмәдә тәкъдим итү һәм яңа технологияләр куллану мәсьәләләре турында фикер алышу. Мондый мөмкинлекләрне СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбендә 4 августта узачак "Цифр Икътисад Форумы" бирә. Чара бөтен Россиядән хакимият һәм эшлекле даирәләр вәкилләрен, инновация компанияләре вәкилләрен һәм алдынгы уйлап табучыларны, юристларны, икътисадчыларны, ММЧ һәм мәгълүмат ресурслары хуҗаларын берләштерәчәк. Форумда 3000 якын кеше катнашыр дип көтелә.

Чараның төп максаты цифр икътисадының актив тарафдарлары белән дәүләт арасындагы киртәләрне  җимерүдән гыйбарәт. Катнашучылар ICO үткәрүнең легальлеге, майнинг өчен иң кулай географияне сайлап алу, криптовалюталар базарында трейдерларның куркынычсызлыгы, инвестицияләрне юридик яктан яклау, тенденцияләр һәм DAPPS уйлап табуларына куелган таләпләр мәсьәләләренә багышланган фикер алышуларда катнаша алалар. Компанияләр вәкилләре криптоны инвестицияләү нечкәлекләре турында белә алачак, аларга үзләренең проектларын тәкъдим итү һәм фондлар, хосусый инвесторлар, ММЧ һәм тәүге тарафдарлар белән файдалы элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге биреләчәк.

 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International