"Иң яхшы 1С:ИТС кулланучы" VII Бөтенроссия конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү дәвам итә. Быел ул 4 номинация буенча узачак:
- "Эшкуарлык хокукы",
- "Бухгалтерлык һәм салым исәбе",
- "Кадрларны исәпкә алу һәм хезмәт хокукы",
- "1С:Предприятие 8 - уйлап табу һәм идарә итү".
Катнашу өчен http://thebest.its.1c.ru/?utm_source=vsekonkursy&utm_medium=news&utm_campaign=tb18 сайтында 30 июньгә кадәр теркәлергә, тест, интеллектуаль кейслар үтәргә һәм һөнәри темаларга иҗади биремнәр эшләргә кирәк. Сайлап алу туры җиңүчеләре конкурсның төбәк этабына узачак, ул сентябрьдә Россиянең берьюлы 60 шәһәрендә узачак. Әлеге баскычта биремнәрне уңышлы үтәгән катнашучылар финалга чыга. Конкурсның йомгаклау туры октябрьдә Сочида була. Һәр номинациядәге җиңүче 250 мең сум күләмендә бүләккә ия була.
"Иң яхшы 1С:ИТС кулланучы" VII Бөтенроссия конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Анда ел саен Россиянең йөзләгән шәһәреннән 10 000 артык профессионал көч сынаша.
ТР ИМ матбугат хезмәте