Татарстан җитештерүчеләре "ЛеруаМерлен" компаниясенә китереп бирүче була ала

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Татарстандагы төзелеш материалларын, электр товарларын, сантехника, йорт һәм бакча өчен эшләнмәләр җитештерүчеләр "ЛеруаМерлен" компаниясенә китереп бирүчеләр була ала. Китереп бирүләрдә катнашу шартлары турында 16 август көнне Яр Чаллыда ИТ-паркта сөйләячәкләр. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә узачак.

Чара кысаларында азык-төлек булмаган товар җитештерүчеләр компания экспертлары: китереп бирүчеләрне сайлап алу буенча федераль директор Руслан Хакало, индустриаль парк буенча директор Эльдар Тасименов, региональ китереп бирүчеләр белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Рамил Мостафин белән аралаша алачак. Аларга үзләренең товарын күрсәтә һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыша алачак. Очрашу барышында шулай ук эшкуарлар җитештерү компанияләре өчен дәүләттән булган ярдәм кораллары турында да беләчәк.

Катнашу – бушлай, түбәндәге сылтама буенча зарури теркәлү узарга кирәк: https://rt.timepad.ru/event/758761

Күргәзмә стендын оештыру мәсьәләләре буенча оештыручы белән телефон аша элемтәгә керергә мөмкин: +79050251307.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International