Татарстанның Сәнәгый машина төзелеше кластеры сәнәгать кластерларының федераль реестрына кертелде. Бу хәл Россия Сәнәгать министрлыгы боерыгы белән раслана. Кластерның федераль реестрга кертелүе импорталмаш өчен юнәлдерелгән кооперация (кластер) инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарның 50% кадәр өлешен каплау мөмкинлеген бирә.
Бүгенге көндә республикада Сәнәгый машина төзелеше кластерында эре, урта һәм кече эшкуарлык буенча 43 предприятие катнаша. Алар арасында 31 катнашучы – сәнәгый продукция җитештерә, 12 катнашучы – сәнәгый продукциянең акттыккы җитештерүчеләре булып тора. Кластерны федераль дәрәҗәгә чыгару өчен шактый күләмле эш башкарылган – Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән килешү төзелгән, кластерның махсуслаштырылган оешмасы тарафыннан Россия Сәнәгать министрлыгына тиешле заявка әзерләнгән, экспертиза уздырылган. Әлеге вакытта кластер "Барс Технолоджи" компаниясенең "Сәнәгый аккумулятор батарейкалары җитештерү" проекты белән сәнәгый кластерларга теләктәшлек конкурсында катнашырга әзерләнә.
Аккумулятор батарейкалары җитештерү буенча "Барс Технолоджи" заводы Татарстан Республикасындагы Сәнәгый машина төзелеше кластерында актив катнашучы булып тора. Россиядә аккумуляторларны тулысынча автоматлаштырылган рәвештә җыю буенча бердәнбер җитештерү тармагы булып тора. 2020 елга компания аккумулятор батарейкалары җитештерү буенча Россия лидеры булырга һәм ил базарының 15%ын яуларга планлаштыра. Россия Сәнәгать министрлыгыннан ярдәм алган очракта проектны тормышка ашыру импорталмаш продукциясен җитештерү күләмен, югары җитештерелешле эш урыннары санын арттырырга һәм кластерда катнашучылар арасындагы кооперация элемтәләрен көчәйтергә булышачак.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте