Фәрит Габделганиев Балык Бистәсендә кече бизнес өчен перспективалы тармакларны өйрәнде

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Балык Бистәсенең социаль-икътисадый үсеше белән танышты. Сәфәр барышында районда кече бизнес өчен киләчәге булган тармаклар турында фикер алышынды. Министр берничә объектта булды, сәнәгать мәйданчыгын төзү планнары белән танышты. Беренчел фикер алышулар буенча, ул элеккеге "Стройкерамика" ҖЧҖ кирпеч заводы базасында 3,6 гектарда төзеләчәк.

Фәрит Габделганиев шулай ук райондагы уңышлы предприятиеләрнең берсе – "Русский мрамор" АСК" ЯАҖ – 2013 елда төзелгән заманча ит эшкәртү комплексында да булды. Терлек сую һәм ит эшкәртү буенча җитештерү куәте – елына 13 000 баштан артып китә, елына 40 000 баштан ким булмаган күрсәткечкә ирешергә телиләр. Җитештерүнең һәр этабында продукциянең сыйфаты тикшерелә. Эш тармагы Германиядә һәм Венгриядә җитештерелгән иң заманча җайланмалар белән тәэмин ителгән. Россиядә беренчеләрдән булып җылылыкны сарыфсыз файдалану буенча инновацияле эшләнмәләр һәм "Русский мрамор" АСК" ЯАҖ белгечләре тарафыннан эшләп чыгарылган биогаз җайланмалары кулланыла.

2017 елда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкның тышкы сәүдә сәясәтендәге өлеше 35,7% тәшкил итте (республика буенча 7 нче урында). Районда 500 артык кече һәм урта бизнес вәкиле бар. Әлеге сан ел саен арта бара. Министр Фәрит Габделганиев бүгенге көндә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International