Рөстәм Миңнеханов һәм Илья Кривогов Татарстан Республикасы белән Моношәһәрләрне үстерү фондының хезмәттәшлеге турында сөйләште

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген Чистайда "Моношәһәрләрне үстерү фонды" КОның идарә утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Илья Кривогов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев һ.б. катнашты. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, Татарстанның моношәһәрләрен үстерү буенча хезмәттәшлек итү турында Генераль килешүләр имзаланган. 2015-2018 елларда Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Түбән Кама моношәһәрләрендә инвестиция проектлары өчен инфраструктура объектларын төзү яки үзгәртеп кору буенча чараларны тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасы чыгымнарын өстәмә финанслау турында килешү гамәлгә ашырыла.

Шулай ук яңа "Каманың "Мастер" индустриаль паркын үстерү" һәм "Татарстан Республикасының Яр Чаллы ш. югары технологияле җайланмаларны кулланып, металлны EPS чистарту буенча Сервислы Металл эшкәртү Үзәге төзү" инвестиция проектларын займ формасында финанслау турында килешү дә тормышка ашырыла.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International