Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: җитештерү һәм инновация компанияләрен төзү һәм (яисә) үстерү максатларында, аны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына индустриаль (сәнәгать) паркларның, агросәнәгать паркларының, бизнес-паркларның, технопаркларның, сәнәгать технопаркларының җитештерү мәйданнарына һәм биналарына ташламалы керү мөмкинлеге тәэмин ителә торган, Россия Федерациясе субъектларында кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменә федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына субсидияләр алуга Татарстан Республикасы заявкасына кертү өчен проектларны сайлап алуга заявкалар кабул итү вакыты 2025 елның 18 июненә кадәр озайтылды.
2 июньнән 4 июньгә кадәр Татарстаннан биш предприятие «Каспий Нефть һәм газы» 30 нчы Юбилейлы Халыкара күргәзмәсендә катнаша. Вакыйга Баку Энергетика Атнасының бер өлеше булып тора.
ВЭБ.РФ структурасына кергән Россия экспорт үзәге Татарстан Республикасында үз урынын киңәйтергә һәм яңа вәкиллек ачарга ниятли. Бу хакта РЭҮ вице-президенты Александр Молодцовның 2 июньдә Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановның эшкуарлар белән очрашуында ясаган белдерүеннән билгеле булды. Чара Татарстанда эшкуарлык декадасына багышланган иде.
Зеленодольск муниципаль районында «Славица» туңдырма фабрикасы» һәм «Кош итен тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү-логистика комплексы» дигән ике яңа җитештерү проектын төзү тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә республика вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның төбәк бизнесы белән очрашуында РВБ башлыгы Татьяна Ким «Үсеш платформасы» Россия эшкуарларына комплекслы ярдәм күрсәтү һәм үстерүнең яңа проектын тәкъдир итте. Чара Татарстанда эшэкуарлык декадасына багышланган.
Җәйнең беренче ае Татарстанның күпчелек предприятиеләре өчен гадәти түләүләр һәм хисапларны күздә тота.
Россия эшкуарлыгы көнен бәйрәм итү кысаларында «Креатив процесслар фабрикасы» күп функцияле креатив яшьләр пространствосы территориясендә чара узды.
«Минем бизнес» үзәге булачак социаль контракт алучылар өчен түләүсез укытуның 5 агымына гаризалар кабул итә. Укыту программасы 26-29 май көннәрендә онлайн-форматта узачак.
ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстанның Гарантия фонды вәкилләре Югары Ослан районындагы «Ключище керамикасы» кирпеч заводында булдылар. Предприятие җитештерүне үстерү һәм яңа эш урыннары булдыру өчен дәүләт ярдәменнән нәтиҗәле файдалануның ачык мисалына әверелде.