Россия экспорт үзәге Татарстанда вәкиллек ачачак

2025 елның 3 июне, сишәмбе

ВЭБ.РФ структурасына кергән Россия экспорт үзәге Татарстан Республикасында үз урынын киңәйтергә һәм яңа вәкиллек ачарга ниятли. Бу хакта РЭҮ вице-президенты Александр Молодцовның 2 июньдә Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановның эшкуарлар белән очрашуында ясаган белдерүеннән билгеле булды. Чара Татарстанда эшкуарлык декадасына багышланган иде.

Казан офисын ачу Татарстан компанияләренә урында кирәкле ярдәмне алырга һәм төбәкнең экспорт потенциалын тулысынча гамәлгә ашырырга, компанияләргә партнерлар табарга һәм экспорт эшчәнлеген нәтиҗәле оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Хезмәтләр спектры, максатчан базар сайлау һәм логистика оештырудан алып экспорт килешүләрен иминләштерүгә һәм финанс ярдәменә кадәр, экспорт эшчәнлегенең барлык этапларын да үз эченә алачак.

Александр Молодцов ассызыклаганча, Татарстан экспортка юнәлтелгән иң актив регионнарның берсе, аның белән РЭҮ күптән һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. 

Исегезгә төшерәбез, Казанда РЭҮ вәкиллеген ачу инициативасы белән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры  Мидхәт Шаһиәхмәтов чыкты. Бу тәкъдим республикада социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штаб белән уртак һәм ТР Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле утырышында яңгырады.

Утырышта министр хәбәр иткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча республикада экспортерлар саны һәм экспорт күләме арткан. 2024 елда Татарстанның экспорт күләме 12 млрд.долларга җиткән. Күрсәткеч 2023 ел дәрәҗәсенә карата 117,6% тәшкил итә. Шул ук вакытта, РЭҮ ярдәме белән тәэмин ителгән экспорт күләме 8 803,6 млн тәшкил иткән. Чимал булмаган экспортның төп позицияләре химия сәнәгате, машина төзелеше продукциясе, май продукциясе, урман сәнәгате комплексы продукциясе, шулай ук металлар һәм кыйммәтле металлар.

Планнар нигезендә, 2030 елга Татарстаннан чимал булмаган экспорт күләме 2020 ел белән чагыштырганда 70% ка артырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International