Татарстанда социаль контракт алучылар өчен түләүсез укуның 5 агымына гаризалар кабул ителә

2025 елның 30 мае, җомга

«Минем бизнес» үзәге булачак социаль контракт алучылар өчен түләүсез укытуның 5 агымына гаризалар кабул итә. Укыту программасы 26-29 май көннәрендә онлайн-форматта узачак.

Социаль контракт түбән керемле яки эшсез гражданнар өчен ярдәм чарасы булып тора. Программа кагыйдәләре буенча социаль яклау органы – финанс ярдәме күрсәтергә, ә гариза бирүче акча белән дөрес эш итәргә һәм тотрыклы керем чыганагына чыгарга бурычлы. 

Ярдәм алу өчен мәҗбүри шарт буларак бизнес-план төзергә кирәк, программада катнашучыларны «Минем бизнес» үзәгендә бушлай онлайн-курста өйрәтәчәкләр. 

Спикер булып  Гүзәл Газетдинова – «КУЭ Корпорациясе» АҖнең сертификацияләнгән тренеры чыгыш ясаячак, ул катнашучыларга эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен бирәчәк һәм башка файдалы бизнес-күнекмәләр белән уртаклашачак. 

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://xn--l1agf.xn--p1ai/services/support/tatarstan/4487/

Татарстанда бизнеска һәм эш башлаучы эшкуарларга ярдәм чаралары «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.

Мөмкин булган ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International