Әлмәт районы эшкуарлары белән КУЭ субъектларына ярдәм чаралары турында фикер алыштылар

2025 елның 1 июне, якшәмбе

Россия эшкуарлыгы көнен бәйрәм итү кысаларында «Креатив процесслар фабрикасы» күп функцияле креатив яшьләр пространствосы территориясендә чара узды. 
 
ТР Гарантия фонды вәкиле, Бердәм кредитлау үзәгенең өлкән икътисадчысы Альбина Матросова 2025 елда эшкуарлар компанияләрне үстерү өчен файдалана ала торган гамәлдәге федераль ташламалы программаларның шартларын, шулай ук финанс оешмаларында заем финанславын алганда залог белән тәэмин ителеше җитәрлек булмаган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына гарантияле ярдәм шартларын әйтте.

Очрашуда район эшкуарлары улай ук ТР Гарантия фондының республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен махсус эшләнгән ташламалы продуктлары – «МХО ярдәм», «Даман» һәм «Интеллектуаль актив» турында да белделәр.

Шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле бизнес-бергәлекне облигацияләр һәм санлы финанс активлары кебек заем финансларының альтернатив инструментлары белән таныштырды һәм аларның өстенлекләре турында сөйләде.


* Билгеләп үтик, эшкуарларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International