Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның төбәк бизнесы белән очрашуында РВБ башлыгы Татьяна Ким «Үсеш платформасы» Россия эшкуарларына комплекслы ярдәм күрсәтү һәм үстерүнең яңа проектын тәкъдир итте. Чара Татарстанда эшэкуарлык декадасына багышланган.
«Программа кече һәм урта, шулай ук эре эшкуарларны үстерүдә ярдәм итүгә исәпләнгән. Программаның ахыргы максаты – илне халыкара дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим итә алачак милли чемпионнарны табу һәм үстерү. Без Татарстан эшкуарларының потенциалы зур дип уйлыйбыз, чөнки төбәктә эшкуарлык рухы бик нык үскән, электрон коммерция дә 2019 елдан бирле актив үсә», - дип сөйләде Татьяна Ким.
Платформа Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә эшләнгән яңа федераль проекттан гыйбарәт. Татарстан кушылган 12 нче төбәк булачак. Барлыгы алар 40 булачак.
Программа 3 айлык 4 курска исәпләнгән. Һәр курс нәтиҗәләре буенча проектта катнашучылар сатуларның күп тапкырлар артуын күрсәтергә тиеш.
«Бүген без проектны Татарстан Республикасында тәкъдим итәбез. Төбәктән проектка 15 бренд керәчәк. Ышанам ки, без аларның күбесенә үсеш һәм алга китеш өчен өстәмә мөмкинлек бирәчәкбез», – дип билгеләде спикер.
Wildberries сайтында инде «Татарстан Республикасында эшләнгән» бүлеге бар, анда күп кенә локаль җитештерүчеләр тәкъдим ителгән.