2 июньнән 4 июньгә кадәр Татарстаннан биш предприятие «Каспий Нефть һәм газы» 30 нчы Юбилейлы Халыкара күргәзмәсендә катнаша. Вакыйга Баку Энергетика Атнасының бер өлеше булып тора.
Күргәзмәдә катнашуда республика компанияләренә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында бушлай ярдәм күрсәтелгән. Ярдәм күргәзмә өчен индивидуальһәм күмәк стенд төзүне, күргәзмә мәйданнарын һәм җиһазларын арендалауны, шулай ук теркәлү җыемнарын түләүне үз эченә ала.
Күргәзмә нефть-газ һәм энергетика тармаклары белгечләре өчен платформа булды, анда киләчәктә хезмәттәшлекне билгели торган меморандумнар, килешүләр һәм контрактлар төзелә. Күргәзмәдә һәм конференциядә катнашучылар арасында дөньякүләм нефть һәм энергетика секторлары лидерлары да бар. Күргәзмә ачылышында Азербайҗан президенты Илһам Алиев булды.
Татарстан компанияләре арасында нефть-газ секторындагы зур вакыйгада үз продукциясен тәкъдим итәләр:
– «ИРВИС» ФҖП ҖЧҖ – утратавыш чыгым үлчәү приборларын эшләүче;
– «СПЕКТР» ҖЧҖ – пакер-якорь һәм газ-компрессор җайланмалары җитештерүче;
- металл эшләнмәләр, металл конструкцияләр, тент ангарлары һ.б. буенча махсуслашкан компания – «ЗМО «СМАРТ» ҖЧҖ;
– AdBlue реагентын җитештерүче «Наноэкохим» ҖЧҖ;
– радиографик пленка җитештерүче компания «Тасма» ФҖП ҖЧҖ.
Чарада шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән, Азербайҗаннан, Үзбәкстаннан, Төркиядән, Германиядән, Монакодан, Бөекбританиядән, Һиндстаннан һәм башка илләрдән компанияләр катнаша.
Татарстан Республикасының Азербайҗан Республикасындагы даими вәкиле Морат Гаделшин һәм аның урынбасары Исмаил Акмеев Татарстан компанияләре вәкилләре белән стендта очраштылар. Очрашу барышында катнашучы компанияләрнең эшчәнлек юнәлешләре турында фикер алыштылар, шулай ук потенциаль чит ил партнерлары белән очрашулар оештырылды. Республика стендында шулай ук РФнең Азербайҗандагы Сәүдә вәкиле Руслан Мирсәяпов һәм Россиянең Азербайҗан Республикасындагы экспорт үзәге вәкилләре булды.