Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда ике яңа производство төзелешен башлап җибәрүдә катнашты

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Зеленодольск муниципаль районында «Славица» туңдырма фабрикасы» һәм «Кош итен тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү-логистика комплексы» дигән ике яңа җитештерү проектын төзү тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә республика вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Тантанада катнашучыларга «Славица» туңдырма фабрикасы» ҖЧҖ һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ проектларын тәкъдир иттеләр. Бу республика өчен әһәмиятле ике җитештерү мәйданчыгы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада ике масштаблы проектка старт бирелә. Бу потенциаль яңа эш урыннары һәм регион икътисады үсешенә алдагы өлеш. 

«Славица» туңдырма фабрикасы» ҖЧҖ проектын эшләтеп җибәрү турында «Крайс» КТ» идарәсе рәисе, генераль директоры Олег Суконщиков сөйләде. Ул «Славица» продукциясе җитештерү заводының елына 30 тоннага кадәр туңдырма һәм 24 тонна кондитер әйберләре җитештерү куәтенә ия булачагы турында сөйләде.

«Кош итен тирәнтен эшкәртү комплексы «Ак Барс» холдингының барлык мәйданчыкларыннан транспорт агымнарын берләштерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Андреев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International