Арчада "ГРАНТЛАР-ТР" мәгълүмат-укыту курслары" проекты 120дән артык катнашучыны җыйды. Чараны ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге белгечләре үткәрде. Алар социаль проектны ничек дөрес рәсмиләштерергә һәм грант алуга гаризаны ничек бирергә кирәклеге, нинди хаталар булуы, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге һәм башка күп кенә нәрсәләр хакында сөйләде. Теоретик материал гамәлдә ныгытылды - катнашучылар конкрет гаризалардагы хаталарны тикшерде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Арча районы коммерциясез оешмаларны үстерүдә актив санала. "Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыятенең Арча район оешмасы һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте 2018 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының грантын отты һәм уртак проектны уңышлы гамәлгә ашырды. Бүген чара кысаларында Арча районында яшьләр коммерциясез оешмасын һәм "Тукай юлы" проектын үстерәчәк коммерциясез оешманы төзү башлангычы хупланды", - дип сөйләде алар.
Эшкуар йортында укыту семинарлары сериясе старт алды. Мондый семинарлар башка районнарда да узачак. Хәзер теләгән һәммә кеше 25 видеокурс карап һәм методик материалларны өйрәнеп, онлайн-уку уза ала.
Укыту чаралары һәм грант ярдәме буенча консультацияне Эшкуар йортында (Казан, Петербург урамы, 28) - Социаль өлкәдә инновацияләр үзәгендә, ciss.rt@mail.ru электрон почтасы яки +7 (843) 222-90-60 (өст.211, 212) телефоны аша алырга мөмкин.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте