Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый стратегиясен гамәлгә ашыру барышы һәм аны закон нигезендә актуальләштерү турында" темасына матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин җавап бирде.
Үз чыгышында ул Стратегия кысаларында башкарылган эш турында сөйләде. Аерым алганда, Стратегияне гамәлгә ашыру чорында (2015-2018 еллар) республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында:
- 14 меңнән артык укучыга исәпләнгән 24 яңа мәктәп, 13 меңнән артык сабыйга исәпләнгән 93 балалар бакчасы сафка бастырылган,
- 285 мәктәп һәм 267 балалар бакчасы төзекләндерелгән,
- мәдәни билгеләнештәге 146 объект төзелгән,
- 600дән артык физкультура һәм спорт объекты төзелгән,
- 965 сәламәтлек саклау объекты төзелгән һәм капиталь ремонтланган,
- 9,5 млн кв. м торак сафка бастырылган,
- социаль ипотека программасы буенча 28,6 мең гаилә өй туйларын билгеләп үткән,
- җәмәгать киңлекләренең 328 объекты төзекләндерелгән.
Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, законнар нигезендә, Стратегиягә 3 елга бер тапкыр үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Шуны исәпкә алып, былтыр Стратегиягә үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр формалаштыру буенча эш башланды.
"Стратегияне эшләгәндәге кебек үк, аңа өстәмәләр керткәндә катнашучыларның киң даирәсе - хакимият органнары, предприятиеләр, мәгариф һәм фән учреждениеләре, яшьләр һәм иҗтимагый оешмаларның фикерләре исәпкә алынды.
Махсус http://i.tatarstan2030.ru/ сайты төзелде, анда Татарстанның һәр кешесе үз стратегик инициативасын калдыра алды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аны эшләтеп җибәргәннән соң, халыктан 3,5 меңнән артык инициатив тәкьдим алынды".
Шул ук вакытта Стратегиягә төп үзгәрешләр Россия Федерациясе Президентының Үсешнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында указы кысаларында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән яраштыруга бәйле, соңгысы, асылда, 2024 елга кадәр илнең төп стратегик документы булып тора.
Аерым алганда, илкүләм проектларны гамәлгә ашырудан чыгып, Стратегиядә көтелгән гомер озынлыгының, системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халык өлешенең планлы күрсәткечләре арта, торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр мохите, экология һәм санлы икътисад буенча яңа бүлекләр өстәлә.
18 мартта "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы кысаларында каралачак.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте