Россия Федерациясе төбәкләре һәм Татарстанның татар авыллары эшкуарлары җыены

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе төбәкләре һәм Татарстанның татар авылларында уңышлы эшләүче эшкуарларның  VIII Бөтенроссия җыены башланып китте. Ул 16 мартка кадәр узачак.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм "Россиянең татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештыра. Чарада Россиянең 39 төбәгеннән 800 тирәсе кече бизнес һәм фермер хуҗалыгы вәкиле катнашачак.

Бүген катнашучылар дүрт бәхәс мәйданчыгына бүленеп эшли, икенче көнне эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәсе булган авылларга сәфәрләр көтелә. Җыенның өченче көнендә пленар утырыш узачак, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Катнашучылар өчен шулай ук Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә барудан гыйбарәт мәдәни программа да оештырылачак.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International