Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге "Сәламәтлек саклау" - KIHE 2019 Казахстан халыкара күргәзмәсендә катнашуга гаризалар кабул итә. Чара 15-17 майда Алмата шәһәрендә узачак. Бу - медицина һәм фармацевтика өлкәсендә иң әһәмиятле эшлекле чараларның берсе. 25 елдан артык KIHE проекты Үзәк Азиядә медицина һәм фармацевтика өлкәсендәге казанышларның иң эре күргәзмә мәйданчыгы булып тора һәм ел саен чит илләрдән төрле белгечлек табибларын, фармацевтларны, хакимият һәм бизнес вәкилләрен берләштерә.
Күргәзмә белән бер үк вакытта дәүләт органнары вәкилләре, бизнесменнар, медицина учреждениеләре һәм фармацевтика предприятиеләре җитәкчеләре катнашында халыкара форумнар, конфенцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мастер класслар үткәреләчәк.
Күргәзмәдә катнашу мәсьәләләре буенча (843) 222-90-60 (өст. 272 һәм 273) телефоны яки tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә була. Гаризалар 21 мартка кадәр кабул ителәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте