Татарстан XIII Петербург кече һәм урта бизнес партнериатында катнашты

2019 елның 15 марты, җомга

Татарстанның Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры, Татарстанның Машина төзү кластеры һәм республиканың башка предприятиеләре XIII Петербург кече һәм урта бизнес партнериатында катнашты. Инвестицияләр һәм сәнәгать өлкәсендәге мөмкинлекләрен алар күргәзмәдә тәкъдим итте. Биредә үк Липецк, Ленинград, Курск, Рязань өлкәләре, Карелия Республикасы һәм башка төбәкләрдән делегация вәкилләре үз казанышларын күрсәтте.

Партнериат бизнес-элемтәләр өчен мәйданчык булды. Чара кысаларында катнашучылар сәнәгый кооперацияне һәм бүгенге көндә базарның төп сегментларын: лазер технологияләрен, металл эшкәртү, 3D-бастыру, киберфизик системаларны үстерү буенча тәҗрибә алмашты.

Петербург кече һәм урта бизнес партнериаты 13 ел үткәрелә. Бу дәвердә анда Россия Федерациясенең барлык субъектлары вәкилләре катнашкан. Чараның чит ил катнашучылары Көнбатыш һәм Көнчыгыш Ауропа, Якын һәм Урта Азиядән 30дан артык дәүләт белән тәкъдим ителгән. 2006 елдан Партнериат кысаларында үз продукциясен Россия, якын һәм ерак чит илләрдән 10 000нән артык предприятие тәкъдим иткән. Партнериатны үткәрү елларында Эшлекле элемтәләр биржасында 15 000нән артык очрашу теркәлгән, Консультация бизнес-үзәге мәйданчыгында Петербург Партнериаты катнашучылары өчен 3 000нән артык бизнес-консультация уздырылган.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International