21 мартта Икътисад министрлыгында инновацион эшчәнлектә статистик күзәтүне оештыру мәсьәләләре буенча семинар узачак

2019 елның 19 марты, сишәмбе

21 март көнне Татарстан Икътисад министрлыгында (Мәскәү ур., 55 йорт, конференц-зал, 4 кат) республиканың инновацион эшчәнлегендә статистик күзәтүне оештыру мәсьәләләре буенча укыту семинары узачак. Чарада предприятиеләрнең икътисадый һәм техник хезмәтләре җитәкчеләре катнаша.

Семинар "сорау-җавап" форматында узачак. Бу катнашучыларга  Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе экспертлары һәм вәкилләре белән диалог режимында аеруча актуаль мәсьәләләрне тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге чара федераль статистика күзәтүенең "Оешманың инновацион эшчәнлеге турында белешмәләр" №4-инновация формасын тутыру сыйфатын арттыруга юнәлтелгән.

 

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International