Халыкара яшьләр бизнес-инкубаторы, Технологик иҗат һәм эшкуарлык остазлары мәктәбе һәм "Мәгънәләр территориясе" форумы һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә башка чаралар. Аларның һәркайсында Татарстан яшьләренә бизнеста һәм социаль өлкәдә үз проектларын тәкъдим итәргә, шулай ук аларны гамәлгә ашыруга грант алырга мөмкин.
Чараларда катнашу өчен "Россия яшьләре" сайтында заявка калдырырга кирәк: https://myrosmol.ru. Әлеге автоматлаштырылган мәгълүмат системасын Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тәкъдим итә. Бу - яшьләрнең федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлегенә булышлык итүче бердәм онлайн-платформа. Система шулай ук эшкә урнашу турында актуаль тәкъдимнәрне һәм бизнес, дәүләт идарәсе өлкәсендәге оешмаларда практикаларны эзләү һәм урнаштыру мөмкинлеген бирә.
Моннан тыш, татарстанлылар федераль дәрәҗәдәге форумнарны оештыручы була ала. Чаралар турында мәгълүмат бастыру мәсьәләләре буенча консультацияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белгечләре бирә. "Россия яшьләре" АМСта теркәлү өчен компания һәм учреждениеләрнең, чаралар турында мәгълүмат бастыру өчен җаваплы хезмәткәрләрнең элемтә мәгълүматларын кушымта итеп бирелгән форма буенча түбәндәге электрон почтага юлларга кирәк: Kseniya.Nikolaeva@tatar.ru.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте