Татарстанның дүрт банкы кече һәм урта бизнеска 8,5% еллык ставка белән кредитлар бирәчәк

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Татарстанның берьюлы дүрт банкы ставкаларны субсидияләүнең яңа федераль программасына керде. Хәзер алар кече һәм урта бизнеска 8,5% еллык ставка белән кредитлар бирә алачак. Алып җиткерелмәгән калган процентларны аларга дәүләт компенсацияли.

Ташламалы кредит алуга заявкаларны өстенлекле тармакларда эшли торган теләсә кайсы эшкуар бирә ала. Әгәр акчалар инвестиция эшчәнлегенә кирәк икән, кредит күләме 10 елгача вакытка 3 млн. сумнан 1 млрд. сумга чаклы тәшкил итәргә мөмкин. Әгәр эшкуарларга әйләнештәге акчаларын тулыландыру таләп ителсә, ташлмалы ставка буенча 3тән 100 млн. сумгача җәлеп итәргә була.

Гаризаларны Татарстанның 4 банкында бирергә мөмкин: Ак Барс Банк, Энергобанк, «Казан Банкы» һәм Кама коммерция банкы һәм Татарстан территориясендә эшләүче берничә федераль яки чит ил банкы.

Уңайлы булсын өчен эшкуарлар Гарантия фонды каршындагы Бердәм кредитлау үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Белгечләр документлар җыярга, заявка тутырырга һәм банкка юлларга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта Гарфонд кредит биргәндә поручитель була ала.

Әлеге программа буенча финанс ярдәмен алуга гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Быел Татарстанның кече һәм урта бизнесы 36 млрд. сумга кадәр акча җәлеп итәр дип ниятләнә.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International