Чаллы бизнес-инкубаторы резиденты Агросәнәгать форумында катнашты

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Уфада ике эре чара узды: "АгроКомплекс-2019" 29 Халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы. Аларда Чаллы бизнес-инкубаторы резиденты катнашкан. Эшлекле программа кысаларында эшкуар үз бизнес-проектын тәкъдим иткән. Ул ит, сөт һәм ит-сөт юнәлешендә нәселле мөгезле эре терлек үрчетергә ниятли.

Чаллы эшкуары шулай ук агросәнәгать комплексы белән идарә итү системасына, терлекчелекне үстерү перспективаларына, авыл хуҗалыгы продукциясе экспортына багышланган секцияләрдә һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашкан. Чара кысаларында потенциаль клиентлар һәм тауар җибәрүчеләр белән эшлекле элемтәләр булдырылган.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International