Эшкуарлыкка ярдәм фондының Факторинг компаниясе 2018 елда 882 млн сум күләмендә тауар әйләнешен финанслаган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 6,5 тапкырга артыграк. Клиентларның 1500дән артык тауар китерүе эшкәртелгән һәм финансланган.
2018 ел нәтиҗәләре буенча Факторинг компаниясе бизнесны финанслау күләмен арттырган. Тапшырылган акча таләпләре портфеле 49 процентка артып, 296 млн. сумга җиткән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте