Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге беренче тапкыр тәэмин итү сыйфатының 1 категориясенә кертелде.
МСП.РФ цифрлы платформасында кулланучылар өчен «Базарны бәяләү һәм бизнес планын исәпләү» сервисы эшли. Ул гамәлдәге һәм булачак эшкуарларга сайланган өлкәдәге вәзгыятьне анализларга һәм 160тан артык эшчәнлек төрләре буенча бизнес-планлаштыру үткәрергә ярдәм итәчәк.
Россиядә уйлап табучы һәм рационализатор көне ел саен июньнең соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә. Быел ул 29 июньгә туры килде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов уйлап табучыларны һәм рационализаторларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Хөрмәтле дуслар, Сезне Уйлап табучы һәм рационализатор көне белән котлыйм!
Россия уйлап табучысы һәм рационализаторы көне алдыннан Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров «Татар-информ»га биргән интервьюсында республикада Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында нинди эш алып барылуы турында: Россиянең технологик суверенитетына ирешү өчен, инновацион технологик предприятиеләргә дәүләттән финанс ярдәме алу өчен Татарстан нәрсә эшли – шул хакта сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, 30 июньдә экспорт эшчәнлегендә үзенчәлекле нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларны һәм шәхси эшкуарларны бүләкләү өчен РФ Хөкүмәте гамәлгә куйган «Ел экспортеры» россиякүләм конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә.
2024 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында бизнеска административ йөкләнешне киметү, республика норматив хокукый актлары проектларының җайлау йогынтысын бәяләүне һәм республика норматив хокукый актларына экспертиза үткәргәндә бизнес-берләшмә белән хезмәттәшлекне камилләштерү буенча чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
2024 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узган ведомствоара киңәшмә 2024 елның беренче яртыеллыгында республика норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү процедурасын гамәлгә ашыруның беренчел нәтиҗәләренә һәм 2024 елның икенче яртыеллыгына бурычларга багышланды.
2025-2027 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы муниципаль берәмлекләр, республиканың алдынгы сәнәгать предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстанстат, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре катнашында Ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышларын уздырды.
КУЭ цифрлы платформасында бизнес рейтингын исәпләү өчен сервис барлыкка килде (скоринг).
Ярышлар май ахырыннан 20 июньгә кадәр Пермьдә узды. Татарстан командалары «Эшкуарлык» компетенциясендә алтын һәм көмеш, шулай ук «Банк эше»ндә көмеш медальләр алды. Җыелма командаларны әзерләү белән Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәме белән республика бизнеска ярдәм итү институтлары базасында профильле белгечләр командасы шөгыльләнде.