Татарстанда бизнес өчен дәүләт ярдәменең яңа финанс чараларын эшләтеп җибәрделәр

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Яңа чаралар эшкуарлык эшчәнлеген башлап җибәргәндә тармакларның һәм бизнесның киң даирәсенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта эш башлаучы бизнес өчен дәүләт ярдәме программасы буенча ставка РФ Үзәк банкының төп ставкасыннан ике тапкырдан артыкка түбәнрәк. 

Финанс ярдәме чаралары комплексы Татарстан Республикасында төбәкнең Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы бизнесны үстерү институтлары тарафыннан «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.

Ярдәм авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспортировкалау, саклау, сәламәтлек саклау, социаль, спорт, мәдәни-ял итү һәм башка өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы предприятиеләргә юнәлдерелгән.

«Җиңел старт» дәүләт ярдәме программасы буенча ташламалы ставка 8% микропредприятиеләрне стартлау һәм алга таба тотрыклы үстерү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Өстенлекле максатлар арасында – эшкуарлык инициативасын стимуллаштыру, бизнесның башлангыч стадиясендә куркынычларны киметү һәм яңа эш урыннары булдыруда ярдәм итү. 24 айдан да артык булмаган эшчәнлек алып баручы яшь компанияләр төрле эшкуарлык максатларына 3 елга 3 млн.сумга кадәр алырга мөмкин. 

Икенче яңа продукт - «Ярдәм» елына 16,5% белән шулай ук 3 елга кадәр срокка 5 млн.сумга кадәр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әгәр дә ярдәмгә дәгъва кылучы эшкуарларның үз залог тәэминаты булмаса, алар дәүләтнең гарантия ярдәменнән файдалана алалар.

«Татарстан Республикасы эшкуарлык климаты үсешендә тотрыклы динамика күрсәтә. Монда төп рольне бизнесның дәүләт ярдәме чараларының киң спектрын актив файдалануы уйный, алар яңа проектларны эшләтеп җибәрергә генә түгел, ә гамәлдәге производстволарны модернизацияләргә дә мөмкинлек бирә. Елның узган чорында федераль һәм республика программалары линиясе буенча 2,2 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты финанс ярдәме алды. Дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 37 млрд.сумнан артып китте», – дип сөйләде Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бизнеска ярдәм итү буенча региональ финанс программалары комплексы гамәлгә ашырыла, аңа еллык 1% түбән ставкалар буенча заемнар, шул исәптән партнерлык финанслары принципларына нигезләнгән лизинг һәм гарантия продуктлары керә. Шулай ук республика бизнесына финанс булмаган чаралар пакеты да бар. 

Бизнесны башлау, алып бару һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча профессиональ консультацияне Бердәм элемтә үзәгенең әлеге телефоны аша алырга мөмкин:  8(843) 524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International