Татарстанның Чаллы шәһәреннән сәнәгать җиһазлары җитештерүче «Мастер» Кама индустриаль паркы резиденты компания үсешенә гарантияле ярдәм алды.
2014 елда оештырылган «КАМА–Энергетика» предприятиесе дизель электр станцияләре, көч җайланмалары, газ поршене белән электр станцияләре җитештерү белән шөгыльләнә. Төп сатып алучылар нефть чыгаручылар, авыл хуҗалыгы компанияләре һәм энергетика, торба үткәргечләр төзү, файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнүче компанияләр.
2020-2025 еллар чорында Татарстан җитештерүчесе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды йөкләмәсе астында, җитештерүне үстерүгә кредит оешмаларыннан 470 млн.сум заем финансларын җәлеп итә алды.
Фонд предприятиегә гарантияле продуктлар кысаларында 175 млн.сумлык гарантияле ярдәм күрсәтте.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән «КАМА–Энергетика» компаниясе 2024 елда җитештерү күләмнәрен арттырды һәм 858,5 млн.сум табыш алды, бу 2023 ел белән чагыштырганда 12% ка күбрәк.
2025 елда ТР Гарантия фонды ярдәме белән Татарстан җитештерүчесе Чаллыда 1 гектар мәйданда үз корпусын төзи башлады. Фондның 65 млн.сум күләмендәге поручительлеге предприятиегә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында «Стандарт» гарантияле продукты буенча бирелгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, продукт кысаларында эшкуарлар, кредитны залог белән тәэмин итү җитәрлек булмаса, бер заемчыга 100 млн.сумга кадәр һәм бәйле компанияләр төркеменә инвестиция максатларына һәм әйләнештән тыш акчаларга 120 млн.сумга кадәр гарантияле ярдәмнән файдалана алалар, башка максатларга – 70 млн.сумга кадәр. Шул ук вакытта икътисадның өстенлекле тармакларында эшчәнлек алып баручы эшкуарлар өчен поручительлек өчен түләү поручительлек суммасыннан еллык 1%, ә башка заемчылар өчен еллык 1,5% тәшкил итә.
Гарантияле ярдәм алу шартлары буенча җентекле консультацияне +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча алырга мөмкин.
Эшкуарларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.