Татарстанда төбәк Хөкүмәте Рәисе урынбасары җитәкчелегендәге Самара өлкәсе делегациясе белән эшлекле очрашу узды

2025 елның 3 октябре, җомга

Казанда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә икътисадый һәм инвестицион эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклашу өчен Самара өлкәсе делегациясе вәкилләре белән киңәшмә узды.

Самара делегациясен Самара өлкәсенең Хөкүмәт Рәисе урынбасары – икътисадый үсеш һәм инвестицияләр министры Павел Финк җитәкләде. Аңа шулай ук төбәкләрдәге профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә керде. 

Делегация вәкилләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшчәнлеге юнәлешләре буенча, аерым алганда, инвестицион климатны үстерү, шәһәр төзелеше өлкәсендә процедураларны оптимальләштерү, шулай ук кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Очрашу барышында ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре Самара өлкәсе делегациясе коллегаларының сорауларына, шул исәптән «Нәтиҗәле регион» пилот проекты кысаларында инвесторлар объектларын инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру процедураларын һәм срокларын оптимальләштерү максатларында адымнар турында, шәһәр төзелеше циклында процедуралар срокларын һәм санын кыскарту буенча төп чараларны гамәлгә ашыру турында, шулай ук махсус икътисадый зоналар эшчәнлеге, кече һәм урта бизнеска, инвестиция эшчәнлегенә ярдәм чаралары инструментларын үстерү өлешендәге һәм башка сорауларга җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International