Татарстанлыларга мошенниклыкның киң таралган схемаларына каршы көрәш ысуллары турында сөйләячәкләр

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында «Мошенниклыкның киң таралган схемалары һәм аларга каршы көрәш ысуллары турында» темасына матбугат конференциясе узачак.

Чара спикерлары арасында: 
* Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Габдрахманов Булат;
* Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ММЧ белән элемтә бүлеге башлыгы Сәгъдиев Рафаэль;
* Татарстан Республикасы Прокуратурасының эчке эшләр органнарының тикшерүне күзәтү бүлеге прокуроры Булат Закиров;
* «Сбербанк» ГАҖ «Татарстан банкы» бүлекчәсенең Куркынычсызлык идарәсе баш белгече Ольга Галләмова. 

Шулай ук матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КО, «Сбербанк» ГАҖнең Татарстан Банкы бүлекчәсе һәм «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУ вәкилләре катнашачак.

Чара 10:00 сәгатьтә башлана, адресы: Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International