Татарстанның кече һәм урта бизнесына МСП.РФ цифрлы платформасында финансларны җәлеп итү өчен яңа сервис тәкъдим ителде. «Инвестицион проектлар витринасы» аша эшкуарлар хәзер үз тәкъдимнәрен урнаштыра алачак, аларны МСП.РФ кулланучы 850 меңнән артык кеше күрәчәк. Инвесторларны җәлеп итү проектларны гамәлгә ашыру өчен заем акчаларын эзләүгә альтернатива булырга мөмкин, дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, 2024 елның 17 июленнән башлап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча дәүләт хезмәте сыйфаты стандартын раслау турында» 03.03.2015 ел, № 130 карарына экспертиза үткәреләчәк.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе «Кама-Агро» ҖЧҖ дәүләттән гарантияле ярдәм алды.
19 июльдә 11:00 сәгатьтә Россия экспорт үзәге «Төньяк-Көньяк һәм Көнчыгыш-Көнбатыш маршрутлары буенча логистика ташулары» вебинарын үткәрәчәк, анда 2024 елда логистиканың актуаль проблемалары каралачак.
Социаль бизнеска исәпләнгән уку курсы 7 июльдә башлана. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларындагы чара проектны гамәлгә ашыруга яки үстерүгә 500 мең сумга кадәр акча җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә 2023 елда махсус икътисадый зоналарның эш нәтиҗәләре турында хисап җибәрде. Мондый анализ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан ел саен Россия Хөкүмәте Карары белән расланган МИЗ эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә үткәрелә. 2023 елда нәтиҗәлелек буенча лидерлар булып «Алабуга» сәнәгать-җитештерү зонасы - үз төркемендә 1 урын һәм «Иннополис» МИЗ - техник-кертү тибындагы МИЗ арасында 2 урынга лаек булган.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә логистика комплексының өченче чиратын тантаналы рәвештә ачты. Чара Татарстан Республикасы Вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында узды.
Бүген Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендә минераль плитәләрдән җылылык изоляцияләү материаллары җитештерү заводы һәм DoorHan концернының склад комплексын төзи башлауга бәйле тантана булды. Чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты. Моннан тыш, Татарстан Республикасы вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, DoorHan халыкара концернын оештыручы Дмитрий Ханин катнашты.
Хезмәтне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Мой бизнес» төбәк үзәге бушлай күрсәтә.
Сервис, алга таба мондый проектларны гамәлгә ашыру максатына кредитлар буенча «КУЭ» корпорациясе» АҖ гарантияләрен һәм поручительлекләрен алу мөмкинлеге белән, эшкәртү производстволары, җиңел сәнәгать, туризм, креатив индустрияләр, мәгълүмати технологияләр һ.б. өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының инвестиция проектларын озата баруга һәм структуралаштыруга юнәлдерелгән.