Татарстанның алгарышлы үсеш территорияләрендә 5 яңа производство эшли башлаячак

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 миллиард сумнан артык булган проектлар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә «Чаллы», «Зеленодольск» һәм «Менделеевск» алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявкаларны карау буенча комиссияләр утырышында каралды.

Проектларны гамәлгә ашыру 183 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. 3 проект «Менделеевск» АҮТ гамәлгә ашырылачак, алар арасында төзелеш металл конструкцияләре җитештерүче «ПАРТНЕР ТЕХНОЛОГИЯ ПРОМЫШЛЕННОСТЬ» ҖЧҖ бар, инвестицияләрнең гомуми күләме – 350 млн.сум һәм эш урыннары саны – 63 берәмлек. Алюминий профильләр җитештерүне оештыручы «ЗАЛП» ҖЧҖ, инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 315 млн.сум, эш урыннары саны – 25 берәмлек. Шулай ук «СП ТАНТ» ҖЧҖ йөк электр транспорт чаралары җитештерү заводы, инвестицияләр күләме якынча – 8 млн.сум һәм эш урыннары саны – 24 берәмлек.

Эретеп ябыштырылган балкалар җитештерүне оештыручы «Титан-М» ҖЧҖ тагын бер проекты «Чаллы» АҮТ эшләтеп җибәреләчәк. Бишенче проект «Зеленодольск» АҮТ гамәлгә ашырылачак. «ФАБРИКА КУХНИ «КРУАССАН» ҖЧҖ югары технологияле әзер әйберләр җитештерүне оештыру белән шөгыльләнә, компаниягә инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 280 млн.сум тәшкил итәчәк, эш урыннары саны – 56 берәмлек.

Алгарышлы үсеш территорияләре моношәһәрләрдә инвестицияләрне стимуллаштыруның нәтиҗәле коралы булып тора. Алгарышлы үсеш территорияләре өчен преференцияләр арасында:

- муниципаль яисә дәүләт җир кишәрлекләрен бирүнең ташламалы шартлары;

- җир салымын һәм оешмалар мөлкәтенә салымны түләүдән азат итү;

- оешмалар табышына салымның киметелгән ставкаларын куллану.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 5 алгарышлы үсеш территориясе эшли: «Чаллы», «Зеленодольск», «Түбән Кама», «Чистай» һәм «Менделеевск».

Хәзерге вакытта республиканың алгарышлы үсеш территорияләрендә 146 резидент теркәлгән, алар 01.07.2025 торышына 86,9 млрд.сум инвестицияләр керткән, шул исәптән 71,2 млрд.сум – капиталь кертемнәр, 26 841 эш урыны булдырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International