Татарстан эшкуарларын Санкт-Петербургта халыкара сатып алу сессиясендә катнашырга чакыралар.
Чара 2025 елның 28-30 октябрендә Airportcity Plaza конгресс-отелендә узачак. Сатып алу сессиясендә Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан 30 сатып алучы компания вәкилләре катнашачак.
Бизнес-миссиягә түбәндәге тармакларда эшчәнлек алып баручы компанияләр чакырыла:
- Приборлар төзү
- Сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы, СКУД
- Нефть-газ өлкәсе өчен җайланмалар
- IT-технологияләр һәм җитештерүне цифрлаштыру
- Роботехника һәм автоматлаштыру
- Машина төзелеше һәм металл эшкәртү җайланмалары
- Двигательләр төзү
- Сәнәгать элемтәсе һәм киберкуркынычсызлык системалары
- Радиоэлектроника
- Металл эшкәртү һәм комплектлау әйберләре
Катнашучылар Россиянең 20дән артык төбәгеннән компанияләр белән кооперацияләү, профильле сатып алучылар алдында үз продукцияләрен тәкъдир итү, озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу, сату базарларын киңәйтү һәм Россия һәм халыкара дәрәҗәдә позицияләрен ныгыту мөмкинлеген алачак.
Чит ил сатып алучы компанияләре исемлеге һәм чара программасы сорау буенча бирелә.
Шулай ук сессияне уздыру көннәрендә тагын ике чара узачак:
- "Россия сәнәгатьчесе" халыкара форум-күргәзмәсе
- БРИКС Халыкара муниципаль форумы 2025
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк (https://мегарбм2025.рф/z/reg/).
Шулай ук бизнес-миссиядә катнашучыларны мәҗбүри теркәү "Минем экспорт" платформасында да гамәлгә ашырыла (https://myexport.exportcenter.ru/).
Экспортка юнәлтелгән эшкуарлар өчен мөмкинлекләр турында 8(987)270-06-91 (Whatsapp/Telegram) телефоны буенча «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК КО Экспортка ярдәм үзәгендә белергә мөмкин. Email: tatexport@yandex.ru
Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәгеннән 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә була.