15 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча Парламент тыңлаулары узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.
2026-2028 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразлары буенча доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
Фаразларга караганда, 2026-2028 елларда республиканың тулай төбәк продукты 102,1-102,4% дәрәҗәсендә фаразлана.
Министр үзенең докладында билгеләп үткәнчә, фаразланган күрсәткечләрне үтәүдә мөһим факторлар булып инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, сату базарларын киңәйтү, технологик үсешне һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны исәпкә алып, предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм аларның киләчәк үсеше тора, ахыр чиктә предприятиеләрнең һәм оешмаларның финанс нәтиҗәләре һәм бюджетка керемнәр шуңа бәйле.
Предприятиеләрнең планнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, сәнәгать җитештерүе индексы 101,7-102,2% дәрәҗәсендә фаразлана.
Фаразларга караганда, төзелеш эшләре күләменең үсеш темпы, торак, сәнәгать һәм инфраструктура төзелешендә планлаштырыла торган күләмнәрне исәпкә алып, 100,8-101,5% тәшкил итәчәк.
2026 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, фаразларга караганда, 101,5% тәшкил итәчәк. 2027-2028 елларда авыл хуҗалыгы продукциясенең үсеш темплары тармак дәүләт программасы нигезендә 101,5-101,7% дәрәҗәсендә каралган.
Кулланучылар активлыгының уртача үсешен саклап калу фаразлана. Халыкның акча керемнәре арту, инфляция темплары акрынаю, шулай ук туристлар агымының планлаштырылган артуы шартларында ваклап сату әйләнеше 102,8-103,1% дәрәҗәсендә фаразлана.
Социаль-икътисадый үсеш фаразын тәэмин итүдә төп факторларның берсе – инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов. 2026-2028 елларда төп капиталга инвестицияләр үсеше темпы 100,8-102,6% дәрәҗәсендә фаразлана.
Социаль-икътисадый үсеш фаразын кадрлар белән тәэмин итү иң мөһим фактор булып тора. Хәзерге вакытта республика эш бирүчеләре тарафыннан 41,5 мең вакансия тәкъдим ителә. Республикада эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе күзәтелә.
Фаразда билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру социаль тотрыклылыкны һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен нигез булып тора. 2026 елга реаль хезмәт хакын 102,8% дәрәҗәсендә үстерү планлаштырыла.
Фаразны гамәлгә ашыру республикабызның баланслы үсешен күздә тота. Әлеге бурычны хәл итүдә республиканың барлык муниципаль берәмлекләре территориясендә синхронлаштырылган һәм комплекслы рәвештә гамәлгә ашырыла торган дәүләт, республика программаларына һәм илкүләм проектларга зур роль бирелә.
2025 елда Россия Федерациясе Президентының май указы белән расланган илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда яңа этап башланды. 2025-2030 елларга барлыгы 19 илкүләм проекттан торган исемлек расланган.
Фаразны тәэмин итүдә мөһим фактор булып фәнни-технологик үсеш тора. 2025 елдан технологик лидерлыкның яңа илкүләм проектлары гамәлгә ашырыла башлады, аларны гамәлгә ашыру 2030 елга кадәр һәм перспективада 2036 елга кадәр планлаштырылган.
Хәзерге вакытта җитештерү чараларыннан һәм яңа материаллардан алып космоска һәм медицинага кадәр иң перспектив юнәлешләрне үз эченә алган 8 проект формалаштырылган.
Әлеге проектларның стратегик максаты – заманча фәнни технологияләрне кулланып, конкурентлы, югары технологияле продукция булдыру, шулай ук үз җитештерү линияләрен булдыру һәм үстерү юлы белән яңа базарлар булдыру.