Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: бүген, 17 октябрьдә, Түбән Новгородта «СО.Знание» җаваплы бизнес ЭКГ-форумы булачак Бу социаль-икътисадый һәм экологик үсеш өлкәсендәге нәтиҗәле чишелешләр буенча фикер алышу өчен берләштерелгән мәйданчык, анда хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары, бизнес, эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре очраша.
Катнашучылар тотрыклы үсеш өлкәсендә бердәм сәясәтне формалаштыру, җаваплы бизнеска ярдәм итүнең яңа стандартлары һәм иң яхшы тәҗрибәләрне таратуда төбәк инициативаларының роле турында фикер алыштылар. Татарстан гадәттәгечә икътисадта җаваплы һәм инновацион алымнар драйверы булып тора.
Татарстан Республикасыннан форум эшендә ТР икътисад министры урынбасары - Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова катнашты.