Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2026-2028 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин «2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын тикшерү буенча киңәшмә-видеоконференциядә доклад белән чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында Олег Пелевин алдагы өч елга республиканың социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрларын тәкъдим итте. Тулай төбәк продукты динамикасы, сәнәгый җитештерү күләмнәре, инвестиция активлыгы һәм халыкның фаразлана торган керемнәре кебек мөһим күрсәткечләргә аерым игътибар бирелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов үз нотыгында билгеләп үткәнчә, гамәлгә ашырыла торган проектларны һәм сәнәгый җитештерү күләмнәрен арттыруны, авыл хуҗалыгында үсешне һәм кулланучылар базарында уңай динамиканы саклауны исәпкә алып, 2025 ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты үсеше 102,4% дәрәҗәсендә бәяләнә. 2026-2028 елларда республиканың тулай төбәк продукты 102,1-102,4% дәрәҗәсендә фаразлана.

Инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны, сату базарларын киңәйтүне, шул исәптән яңа халыкара базарларга чыгу, технологик үсеш һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру исәбенә предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм аларны алга таба үстерү фараз күрсәткечләрен үтәүнең мөһим факторлары булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International