Татарстанда технологик лидерлык илкүләм проектлары чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстанда технологик лидерлык илкүләм проектлары (НПТЛ) составына керүче федераль проектлар чараларын гамәлгә ашыру программалары эшен оештыру буенча киңәшмә узды.

Очрашу Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашында узды.

Очрашуда катнашучылар НПТЛ реестрын төзү эшен оештыруга, анда потенциаль катнашучыларны билгеләүгә һәм ачыклауга, аларны киләчәктә реестрга җәлеп итүгә бәйле чараларның «Юл картасын» гамәлгә ашыруның алдагы планнары турында фикер алыштылар.

Катнашучылар шулай ук федераль дәрәҗәдә хезмәттәшлек итү эшен координацияләү планнары, системалы эшне оештыру һәм киләсе елга чаралар программасы турында идеяләр һәм конкрет тәкъдимнәр турында да сүз алмаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International