24 декабрьдә Казан Эшкуар йортында «Стартапны ничек уңышлы тормышка ашырырга» дигән темага түгәрәк өстәл узачак, анда катнашучылар старттан алып бизнес белән идарә итүгә кадәрге кискен мәсьәләләр турында фикер алышачак.
Чарада катнашучыларга бизнес-идеяне гамәлгә ашыруның нәтиҗәле инструментлары, аны эшләтеп җибәрү һәм сату базарларын киңәйтү, шулай ук дәүләт ярдәме программалары, реклама һәм башкалар турында сөйләячәкләр.
Түгәрәк өстәл спикерлары сыйфатында чыгыш ясаячаклар:
- Елена Кыямова – Главбухэксперт Россия агентлыгы җитәкчесе һәм гамәлгә куючысы, Россиянең эшлекле хатын-кызлары һәм ир-атлары гомумроссия иҗтимагый оешмасының ябык халыкара клубы әгъзасы, 27 елдан артык тәҗрибәсе булган салымнар буенча экспер;
- Александра Карташова – «Татарстан Республикасы кластер үсеше һәм проект идарәсе үзәге (ИННОКАМ)» АКО инжинирингны һәм инновацияләрне үстерү хезмәте җитәкчесе;
- Уңышлы стартаплар җитәкчеләре;
- «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК КО вәкилләре.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны каһвә-брейк, презентлар, шулай ук экспертларга сораулар бирү мөмкинлеге көтә.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк (https://fpprt.ru/events/kruglyj-stol-kak-uspeshno-realizovat-startap/). Турыдан-туры катнашу өчен урыннар саны чикләнгән.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург ур., 28. Башлана 12:00.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы оешмалар ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча оештырылды.
Татарстанда бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәге номеры буенча белергә була: 8 (843) 524-90-90.