«Сыналган бизнес» цифрлы платформасы (prov-biz.ru) республикада 2018 елда эшли башлады. Портал эшкуарлык субъектларына контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендәге законнарның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү өчен булдырылган. Платформа бизнеска контроль органнары белән үзара хезмәттәшлеккә нәтиҗәле әзерләнергә мөмкинлек бирә торган файдалы сервисларга һәм белемнәргә бушлай керү мөмкинлеген бирә.
Проект ТР Икътисад министрлыгы инициативасы белән республика прокуратурасы белән берлектә гамәлгә ашырылды.
Шулай ук эшкуарларны булачак тикшерүгә әзерләү өчен «Сыналган бизнес» порталында интерактив сораштырулар (чек-листлар) — пунктлар буенча эшкуарга контроль-күзәтчелек чарасына әзерләнергә ярдәм итә торган гамәлләр исемлеге урнаштырылган.
Бүгенге көндә ресурстан файдаланучыларның гомуми саны 19 000 кешедән артып киткән.
Эшкуарларга уңайлы булсын өчен порталда ясалма интеллект базасында булдырылган «Эшкуар ярдәмчесе» акыллы чат-бот эшләтеп җибәрелгән. Цифрлы ярдәмче республика бизнес-бергәлеге соравына җавап итеп булдырылды. Реаль вакыт режимында сервис контроль органнары таләпләре турында мәгълүмат бирә, бизнес алып баруның хокукый аспектлары буенча консультацияләр бирә һәм тикшерүнең барлык этапларын узарга ярдәм итә.
Сервисны эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә инспекторлар белән консультацияләр саны 60% ка диярлек кимегән, ачыкланган хокук бозулар саны 28% ка кимегән.
«Чат-ботны гамәлгә кертү бизнесның юридик якланганлыгын арттыра һәм эшкуарга булачак тикшерүгә әзерләнергә - контроль чарасы вакытында гамәлләр алгоритмын алырга, инспектор сораган документларны тапшыруны нигезләргә ярдәм итә, контроль чараның төп этаплары турында сөйли», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова.
Бизнесны тикшергәндә ясалма интеллектны куллану уңай бәя алды, практика Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан ил төбәкләрендә тиражлау өчен тәкъдим ителде.
Сервис «Телеграм» мессенджерында бар, чат-ботка кушылу өчен сылтама буенча күчү дә җитә (https://t.me/gossupervisionbot).