Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Kuwait Finance House шәригать идарәсе рәисе шәйх, доктор Сәед Мөхәммәд Әл-Сәед Абдулраззак Әл-Табтабае, финанслар буенча директоры – AAOIFI Россиядәге вәкиллеге үзәге директоры Әмир Әл-Муса һәм башка рәсми затлар катнашты. Сөйләшүләр башланыр алдыннан катнашучылар мәчеттә җомга намазын укыдылар.
Әңгәмә барышында Мөфти Камил хәзрәт төбәктә ислам үсеше тарихын җентекләп сөйләде. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшенең ислам финанслары өлкәсендәге төп юнәлешләренә, аерым алганда, федераль закон нигезендә партнерлык финанслары буенча пилот проектын гамәлгә ашыруның уңышлы практик тәҗрибәсенә аерым игътибар бирелде.
Очрашу азагында Татарстан Мөфтие кунакларга Изге Коръәннең «Казан басмасы»н бүләк итте.