Татарстан яшьләре үзләрен һәм бизнес-проектларын федераль дәрәҗәдә танытырга, экспертлар ярдәмен алырга, шулай ук бизнес-бергәлектә файдалы танышулар булдырырга мөмкин. «Россиянең яшь эшкуары — 2024» Бөтенроссия конкурсына теркәлү башланды, аның партнеры булып КУЭ корпорациясе тора. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге россиялеләр 15 сентябрьгә кадәр онлайн-гариза җибәреп катнаша ала.
Бу хакта «KazanDigital Week - 2024» халыкара форумының «Татарстанда ислам финанслары» секциясендә республика икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов сөйләде.
«Kazan Digital Week – 2024» халыкара форумы кырларында Дәүләт Думасының Фән һәм югары белем бирү комитеты рәисе урынбасары Владимир Кононов һәм ТР икътисад министры урынбасары Динар Шакиров катнашында «Интеллектуаль милек базарын үстерү өчен цифрлы платформалар: фән һәм бизнес өчен яңа мөмкинлекләр» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.
Татарстан Республикасының Гарантия фонды Әлмәттәге шәхси стоматология клиникасына 6,5 млн.сумлык поручительлек бирде. Ташламалы ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә күрсәтелде.
Россия экспорт үзәге (ВЭБ.РФ) Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә экспортка юнәлтелгән бизнеска ярдәм итү инструментларын тәкъдир итә. Чара берьюлы ике илкүләм проект кысаларында тормышка ашырылачак: «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт».
«Минем бизнес» үзәге маркетинг буенча белем бирү чаралары сериясен яңарта. 11 сентябрьдә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча «Сатуга фокус» ачык мастер-классы узачак.
Бәйрәм ялларында, 29 августтан 31 августка кадәр, Татарстанда үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе узды. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Бауман урамында республиканың 120 үзмәшгульенә бушлай сәүдә урыннары бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Түбән Камада булды. Визит кысаларында ул Түбән Кама нефтехим хезмәткәрләре белән очрашты.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Минем бизнес» үзәкләре базасында һәм Ярмарка Мастеров маркетплейсы − Livemaster һөнәрчеләр һәм креатив индустрия вәкилләре өчен конкурс игълан итә. Татарстан эшкуарлары 2024 елның 25 октябренә кадәр катнашуга гариза бирә ала.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстанның Зеленодольск районындагы «Тура 2.0» яңа индустриаль паркына аккредитация бирүне раслады. Аккредитация резидентларга ярдәм чаралары һәм преференцияләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.