Россиядә кече шәһәрләрне үстерү программасы эшләнәчәк

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе
2013 елның 1 ноябрендә Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгында төбәкләр үсеше министры урынбасары Владимир Дедюхин рәислегендә Россиянең Кече шәһәрләрен үстерүнең федераль максатчан программасы проектын төзү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Татарстан Республикасыннан эшче төркем составына икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин керә. Утырышта Россия Кече шәһәрләре берлеге президенты Евгений Марков, Россия Федерациясе субъектлары администрацияләре һәм министрлыклары вәкилләре, шулай ук эшләнүче концепциянең төп нигезләмәләрен әзерләү белән шөгыльләнә торган «Консалтинг» РОЭЛ» ЯАҖ хезмәткәрләре катнашты. Утырыш барышында «Консалтинг» РОЭЛ» ЯАҖ генераль директоры Софья Иванова булачак «2020 елга кадәр Россия Федерациясе кече шәһәрләренең социаль-икътисадый үсеше» максатчан программасының төп нигезләмәләрен эшләү турында доклад белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International