Хезмәт күрсәтү Порталында дәүләт хезмәтләре турында мәгълүмат актуальләштерелә

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
2013 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан төбәкләр белән видеоконференция режимында оештырылаган һәм Дәүләт муниципаль хезмәтләренең федераль реестрындагы мәгълүматларны актуальләштерүгә багышланган семинарда катнаштылар. Әлеге чара Тормыш сыйфатын һәм эшкуарлык эшчәнлеге алып бару шартларын яхшырту максатында мәгълүмати технологияләрне куллану буенча Хөкүмәт комиссиясенең 2013 елның 19 сентябрендәге 1нче Беркетмәсен үтәү йөзеннән уздырылды. Безнең республикада «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реестры» дәүләт мәгълүмати системасы уңышлы эшләп килә. Хәзерге вакытта республика Порталында 600дән артык дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр турында мәгълүмат тупланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International