Татарстан Республикасына Прованс–Альпы–Лазурный берег делегацияләре визиты

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе
2013 елның 4-5 ноябре көннәрендә 2013 елның 28 февралендә Мәскәүдә имзаланган ниятләр турындагы декларация кысаларында Татарстан Республикасына Прованс–Альпы–Лазурный берег – Франциянең көньяк-көнчыгыш төбәге делегациясе килде. Башка чаралар белән беррәттән, кунаклар 2013 елның 4 ноябрендә инжиниринг үзәкләрен оештыру буенча Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан оештырылган федераль бәйгедә җиңгән «Эйдос» фирмасында, КМТТУда (КХТИда) һәм Туполев ис. КМТТУда (КАИда) булдылар. Очрашулар вакытында үзара хезмәттәшлеккә бәйле көнүзәк мәсьәләләр каралды. 2013 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында делегация Татарстанның авиатөзелеш оешмалары вәкилләре белән очрашты. Әлеге очрашу кысаларында хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде. Аерым алганда, авиация продуктларын сертификатлаштыру, шулай ук кече авиация өчен двигательләр төзү өлкәсендә хезмәттәшлек оештыру юнәлешләре тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International