2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстан бизнесы Республика маркетинг үзәге ресурсларында 115 млрд.сумнан артык табыш алган, бу узган елның шушы чорына караганда 26 млрд.сумга күбрәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында агымдагы елның 1 яртыеллыгында башкарма хакимиятнең төбәк органнары белән контроль өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыру буенча башкарылган эшкә йомгаклар ясалды.
Татарстанның 30 компаниясе үз товарларын халыкара базарларда «Россиядә эшләнгән» бердәм милли бренды астында тәкъдим итә. Продукциянең сыйфатын һәм үзебезнең ил җитештерүчесенең ышанычлылыгын раслый торган маркировка «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектына керә. Ул чимал булмаган продукция экспортын арттыруга, аның танылуын һәм чит ил партнерлары тарафыннан ышанычны арттыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2025 елның 1 яртыеллыгында муниципаль районнарда контроль өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыру эшенә йомгаклар ясалды.
Татарстанда үзмәшгуль гражданнар саны арта. Ел башыннан, 2025 елның гыйнварыннан июленә кадәр, һөнәри керемгә салым кулланучы гражданнар саны 13% ка диярлек артып, 400 мең кешедән артып киткән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, 2025 елның 9 июленнән башлап, «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» 2003 елның 28 ноябрендәге 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына экспертиза үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Максатчан стратегия нәтиҗәсендә Татарстан соңгы ун елда сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә алды: төбәккә туристлар агымы 2 мәртәбә диярлек артты.
Июльдә күп кенә эшкуарларның стандарт хисапларына квартал түләүләре һәм хисаплары өстәлә. Шәхси эшкуарлар үзләре өчен иминият кертемнәрен һәм узган ел өчен НДФЛ түли. Ә транспорт һәм күчемсез милке булган оешмалар мөлкәт салымнары буенча аванс кертә. МСП корпорациясеннән Эшкуар календаре мөһим даталарны калдырмаска ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара социаль эшкуарлык көне белән котлыйм!
2025 елның 27 июнендә XV Чебоксар икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Геннадьевич Аксаков белән эшлекле очрашуы булды.