Татарстанда дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә имзаланган экспорт контрактлары саны арта

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы “Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ экспортны яклау үзәге оешмасы ярдәмендә экспорт контрактлары төзегән кече һәм урта бизнес субъектлары саны ике тапкырдан артыкка арткан. Аларның саны уннан артып китте.

Шулай ук агымдагы елның өч аенда Татарстан экспортерларына финанс ярдәме күләме 11 млн сумга якын тәшкил итте. Финанс булмаган программаларны исәпкә алып, республиканың экспортка юнәлтелгән 70 кә якын кече һәм урта бизнес субъекты ярдәмнән файдаланды.

Татарстан эшмәкәрләренә “Халыкара кооперация һәм экспорт” һәм “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, аның ведомство буйсынуындагы оешмалар, шулай ук “Российский экспортный центр” АҖ (РЭЦ) ярдәм күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике меңнән артык предприятиесе экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыра, аларның 94% ы кече һәм урта бизнес субъектлары. 

Шулай ук узган елда РЭЦ вәкиллеген эшләтеп җибәрү булды, аның эше гамәлдәге һәм потенциаль экспортерлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек булдырырга, предприятиеләрне ярдәм чаралары белән тәэмин итәргә һәм экспорт проектларын озата бару сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә. 

Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт-үзәк номеры 8 (843) 524-90-90 буенча белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International