Татарстанның экспортка юнәлтелгән бизнесын бөтенрәсәй сораштыруында катнашырга чакыралар

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

“Российский экспортный центр” АҖ бизнесның тышкы базарларга чыгу өчен гамәлдәге ярдәм чаралары турында хәбәрдар булу дәрәҗәсен ачыклау өчен Бөтенрәсәй тикшеренүе уздыра. Анда Татарстан эшмәкәрләре катнаша ала. 

“Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты кысаларында оештырылган сораштыру нәтиҗәләре экспортны үстерүнең агымдагы һәм яңа инструментларын булдыру өчен кулланылачак. 

Кыска гына сораштыруда катнашу өчен сылтамабуенча күчәргә кирәк.

Татарстан бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт-үзәкнең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International