Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Рөстәм Миңнеханов “Эрфурт хачы” сәнәгать зонасында булды
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия (ФРГ) федераль җиренә эш визиты барышында “Эрфурт хачы” сәнәгать зонасында булды. Татарстан делегациясенТюрингия икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махниг озата йөрде.
“Эрфурт хачы” сәнәгать зонасында югары технологияләр өлкәсендә эшләүче эре трансмилли компанияләр тупланган. Алар барысын да җитештерүләренең интеллектуаль булуы, глобаль базарларга омтылулары, гаять катлаулы югары җаваплылык таләп итә торган заказларны үтәүгә әзер торулары берләштерә. Бүген сәнәгать зонасы территориясендә 80 шундый компания бар.
Шуларның берсе – BorgWarner эшчәнлеге белән Татарстан Президенты җентекләбрәк танышты.
BorgWarner Transmission Systems Arnstadt GmbH компаниясе трансмиссиянең югары технологик төеннәрен һәм агрегатларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә һәм аның 18 илдә 60тан артык үзәге бар. Borg Warner автомобиль сәнәгатенең барлык танылган лидерлары өчен диярлек автокомпонентлар җитештереп бирә.
Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасы тыңлаучыларының яңа төркеменең оештыру җыелышы узды
2013 елның 14 октябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының актлар залында Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасы тыңлаучыларының яңа төркеменең оештыру җыелышы узды. Яшь идарәчеләр өчен әлеге чара 2013/2014 уку елының башлануын аңлатты. Барлыгы 185 кеше укырга кереште. Җыелышта КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Рияз Минзарипов, Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы җитәкчесе, КФУның Идарә һәм территориаль үсеш институты директоры Наилә Баһаветдинова, Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы җитәкчесе урынбасары Михаил Одиноков һәм Идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча Татарстан төбәк комиссиясе җаваплы секретаре Наил Мадиев катнашты. Татарстан Республикасында Президент программасын 16 ел гамәлгә ашыру дәвамында республиканың 1936 идарәче кадры яңа һөнәри әзерлек узды, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Наил Мадиев. 285 кеше чит илләрдә стажировкада булды.
Иҗтимагый оешма вәкилләре өчен сатып алу процедураларында җәмәгатьчелекнең катнашуы мәсьәләләре буенча бушлай вебинарлар
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»гы 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында «Икътисад югары мәктәбе» ФТУ 2013 елның 15 октябреннән 2013 елның 10 декабренә кадәр һәр сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе 11.00 сәгатьтә «Икътисад югары мәктәбе» ФТУ һәм Сатып алу институтлары милли ассоциациясе экспертлары катнашында дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алу процедураларында җәмәгатьчелекнең катнашуы һәм иҗтимагый контрольнең яңа институтларын кертү мәсьәләләре буенча бушлай онлайн укулар үткәрә. Вебинарларда катнашу өчен Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары вәкилләре чакырыла. Белем бирүче теләсә кайсы вебинарда катнашу өчен, оешманың исемен, катнашучы(лар)ның исем-фамилиясен, атасының исемен һәм элемтә өчен мәгълүмат (телефон, e-mail) күрсәтеп, info@gosreforma.ru буенча электрон почтага хат җибәрү сорала. Катнашу турында төгәлрәк мәгълүматны сылтама буенча белергә, шулай ук (495) 989-48-67 телефоны аша ачыкларга була.
Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышында катнашты
2013 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышында катнашты. Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләренең, шулай ук эшче төркемнең аңа кадәрге карарларының үтәлеше тикшерелде.
16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Киләсе елга бюджет проектын әзерләгәндә хезмәт хакы буенча мәсьәләләр аерым каралды
Татарстан парламентында киләсе ел бюджеты проекты буенча фикер алышулар дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын карадылар. Анда ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.
Радик Гайзатуллин депутатларны киләсе ел бюджеты проектының төп параметрлары белән таныштырды, комитет карамагындагы мәсьәләләрнең ничек финансланачагы турында хисап тотты. Ул үз чыгышында 2014 елда федераль бюджеттан сыйныф җитәкчелеге өчен акча килмәячәген, бу максатлар өчен республика бюджетында акча карау зарурлыгын билгеләп үтте.
РФ Президентының май указларын тормышка ашыру максатыннан, 2016 елга республика бюджетында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен акча күләме 111 млрд. сумга җитәчәген хәбәр итте.
Комитет колачлаган өлкәләргә 2014 ел бюджетында акча бүленешенә килгәндә, эшләр болайрак тора. Җыелма бюджетта белем бирү өлкәсенә - 59,9 млрд. сум (әле монда федераль акчалар кермәгән), мәдәният, кинематография өлкәсенә - 6,4 млрд. сум, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлегенә 1,153 млрд. сум акча (аның 541 млн. сумы – вакытлы матбугатка, 581 млн. сумы теле-радио тапшыруларга) карала. 2013 ел белән чагыштырганда, мәгариф өлкәсенә каралган чыгымнар 7,4 млрд. сумга арта.
КПРФ фракциясе якындагы елларга ТР бюджеты проектын карады
Бүген ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең киңәйтелгән утырышы үтте, аңа республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм җаваплы вәкилләре чакырылган булган.
Депутат-коммунистлар алар белән бергә “2014 нче елга һәм 2015, 2016 нчы еллар планлы чорына ТР бюджеты турында” ТР законы проекты хатында фикер алыштылар.
Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов утырышны ачканда билгеләп үткәнчә, фракция республика өчен мөһим мәсьәләләрне Дәүләт Советында карау алдыннан башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнашында традицион рәвештә киңәшмә форматында киңәйтелгән утырыш уздыра.
Якындагы өч елга республиканың социаль-икътисади үсеше фаразлары белән ТР икъисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева таныштырды.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин республика бюджеты проектының төп күрсәткечләрен тәкъдим итте. Ул, закон проекты турында сөйләшүгә җитди һәм җаваплы якын килүе, конструктив тәкъдимнәр һәм конкрет киңәшләр өчен, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясенә рәхмәт белдерде.
Республика бюджеты проекты турында сөйләшкәндә, Дәүләт Советы депутатлары Хафиз Миргалимов, Валентин Кострин, Альберт Бикмуллин, Рафаэль Нуретдинов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны финанслау мәсьәләләрен, асфальт юлларның җитмәү һәм хәзерге юлларның сыйфатсыз булу проблемаларын күтәрделәр. Шулай ук республика бюджетыннан өстәмә финанслауны таләп итә торган конкрет мәсьәләләр күтәрелде – депутатлар Җәлил бистәсен су белән тәэмин итү перспективалары, халыкка канәгатьләндерерлек булмаган медицина хезмәтен күрсәтү сыйфаты, Түбән Каманың яңа микрорайонында мәктәп төзелеше планы, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү программасы, республика предприятиеләрендә куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне яклау нәтиҗәлелеге, торак-коммуналь хуҗалыгы системасы реформасы нәтиҗәләре һ.б. белән кызыксынды.
“Форд” компаниясенә нигез салучының оныкчыгы Алабугада булды
Бүген “Алабуга” МИЗда “Форд-Соллерс” уртак предприятиесендә тулы цикл технологиясе буенча җыелган беренче Ford Kuga кроссоверы конвейердан төште.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Ford Motor Company директорлары советы рәисе, компаниягә нигез салучы Генри Фордның оныкчыгы Билл Форд, “Соллерс” ААҖ генераль директоры Вадим Швецов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты. Шулай ук анда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнаштты.
“Мин бүгенге вакыйганың сәбәпчеләре булган кешеләргә ТР Президенты исеменнән рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Бу минем өчен дә үзенчәлекле, чөнки “Соллерс” компаниясенең ТР белән хезмттәшлеге минем күз алдымда үсте, һәм минем күз алдымда Чаллыда һәм Алабугада уникаль заводлар төзелде. Бүгенге вакыйга ул вакытта тормышка ашарлык матур хыял, без дөньяда иң яхшы маркалы заманча автомобильләрне күзаллаган хыял кебек кабул ителде. Без бик күп уникаль заманча эш урыннарын, татарстанлыларга һәм россиялеләргә дөнья дәрәҗәсендәге заманча компаниядә эшләү мөмкинлеген күзаллаган хыял”, - дип билгеләде Илдар Халиков, яңа производствоның башлануы белән котлап.
“Россия – “Форд” бренды өчен иң әһәмиятле базарларның берсе, һәм безнең әлеге төбәктә - бик амбициоз планнар”, - дип сөйләде тантананың махсус кунагы Билл Форд. Аның сүзләренчә, тиздән СП конвейерына тагын ике модельне: “Алабуга” МИЗда - Ford Edge һәм Яр Чаллы заводында – “В” класслы Ford EcoSport кроссоверын - куячаклар. Моның өчен өстәмә эш урыннары булдырылачак. Мәсәлән, Алабугадагы заводта тагын 500 хезмәткәр таләп ителәчәк, бүген монда 1500 кеше эшли.
ЛИЗИНГ-ГРАНТ буенча сайлап алу конкурсының чираттагы этабында 72 катнашучының 68е җиңүче дип табылды
Бүген, 2013 елның 16 октяберендә, «Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны сайлап алу конкурсының чираттагы этабы узды. Конкурс комиссиясе тарафынннан 72 төрле бизнес-проект каралды. Эшкуарлар үз проектларын үзләре тәкъдим итте. Конкурс комиссиясе әгъзалары һәр заявка буенча карарны заявка бирүче чыгыш ясауга кабул иттеләр. Конкурс йомгаклары буенча 68 заявка хупланды.
14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Республикада зыянга эшләүче предприятиеләр 22 проценттан артып китә
Бүген ТР ДСның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджет. Татарстан парламентында киләсе ел бюджеты проекты буенча фикер алышулар дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын карадылар. Анда ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.
Билгеле булганча, киләсе елга бюджет проекты Чистайда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә узган киңәшмәләрдә тәфсилләп каралды. Фикер алышуларда башка муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Моннан тыш, төп финанс документы ТР Дәүләт Советы комитетларында да каралды.
2013 елда Татарстанда да, бөтен Россиядәге кебек, икътисади үсеш динамикасының, алдагы елларга караганда, түбәнәюе күзәтелә. Быел тулаем эчке продукт күләме 2013 ел нәтиҗәләре буенча, 2,3 процент үсеш булган очракта, 1 триллион 520 млрд. сум тәшкил итәчәк дип көтелә. Килеп туган иктисади вәзгыятьне исәпкә алып, ил үсешенең сценар шартларыннан чыгып, ТРда 2014 елда эчке тулаем продуктның үсешен 4,2 процент күләмендә фаразлана.
Эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз!
2013 елның 16 октяберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак.
Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.
Онлайн трансляцияне http://yatv.ru/mert сайтында карап була.
Утырыш 2013 елның 16 октяберендә сәгать 10 да була.Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-51.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз