«Бухгалтерлык исәбе турындагы» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 2013 елның 2 ноябрендәге 292-ФЗ санлы Федераль закон белән кече эшкуарлык субъектларының бухгалтерлык исәбе алып бару тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Хәзерге вакытта кече бизнесның барлык субъектларына (салым салу режимына бәйсез рәвештә) бухгалтерлык исәбен алып баруның гадиләштерелгән системасын куллану рөхсәт ителде, шул исәптән гадиләштерелгән бухгалтерлык хисабын да кертеп.
Әлеге законга ярашлы рәвештә шундый ук мөмкинлек коммерциячел булмаган оешмаларга да бирелә, әмма бер шарт белән: моннан алдагы хисап елында аларга кергән акча һәм башка мөлкәт 3 млн сумнан артмаска тиеш. Шул ук вакытта бухгалтерлык исәбенең гадиләштерелгән системасыннан адвокатлар коллегиясе, адвокат бюролары, юридик консультацияләр, адвокат һәм нотариаль палаталар,торак һәм торак-төзелеш кооперативлары, кредит һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары, микрофинанс оешмалары, үзара иминиятләштерү җәмгыятьләре, дәүләт секторы оешмалары, дәүләт корпорацияләре һәм дәүләт компанияләре, сәяси партияләр, аларның төбәк бүлекләре яки башка структур подразделениеләре, үзкөйләнүле оешмалар, коммерциячел булмаган оешмалар-чит ил агентлары файдалана алмыйлар.